Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гөлләр күчеп бара...

4нче июньдә шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның (1945-2017) туган көне.

Гөлләр күчеп бара...


Бу нинди зур бәйрәм,

Бу нинди тантана! —

Гөлләр күчеп бара,

Төркем-төркем булып,

Мәктәпләргә таба...

Кадер-хөрмәт белән

Кыз һәм улларына

Келәм җәйгән Ил-Йорт

Мәктәп юлларына...

Укытучы апа, Укытучы абый

Шәкертләрен көтеп,

Шул юлларга карый...

...Хыялымда ап-ак

Алъяпкычым ябам,

Пар толымнарыма

Ал тасмалар тагам.

Укытучы абый!

Укытучы апа!

Сезнең янга мин дә

Шәкерт булып барам.

Керергә мөмкинме?..

Тормыш сынауларын

Берәм-берәм барын

Җиңеп, ерып киләм,

Кайтып-кайтып кабат,

Инде сезгә түгел,

Үз-үземә карап,

Төп сорауны бирәм: 

Нәрсә соң ул Бәхет?

Мәгънәсен яшәүнең

Мин нәрсәдә күрәм?..—

Бик күп әле алар —

Хикмәтле сораулар,

Бетәсе юк алда

Имтихан-сынаулар.

Маяк булды безгә

Мәктәп дәреслеге.

Әмма «икслар»ны,

«Плюс-минусларны»

Өйрәтте аңларга

Тормыш дөреслеге...

Укытучы апа!

Укытучы абый!

Парталардан сезгә,

Күзләрен зур ачып,

Ул Киләчәк карый.
 

Ия белән Хәбәр


Бар микән ишеткәнегез

Шундый кызык хәлләрне:

Очраттым мин юлда беркөн

Ия белән Хәбәрне...


Мәктәптән кайтып киләләр,

Аллы-артлы тагылып.

Иясенә Хәбәре дә

Тора бит ул табылып!


Ия әйтә: Мин хуҗа, ди,

Йөрергә тиеш алдан...

Ә син бераз арттарак бар,

Син, ди, соңгарак калган...


Юк, ди, Хәбәр карулашып,

Беләсең килсә әгәр,

Кайвакыт Иясеннән дә

Алдарак йөри хәбәр...


Ачуымны бик китерсәң,

Узып китәрмен әле.

Үзеңнән алда өеңә

Кайтып җитәрмен әле!


Тыңлап-тыңлап бара торгач,

Туктаттым мин боларны:

Тату гына йөрегез, дим,

Тотынышып кулларны.


Хәбәрсез ия дә була,

Иясез хәбәрләр дә...

Ияләр дә, хәбәрләр дә

Очрый төрле хәлләргә.


Ә сез инде аерылмагыз,

Икәү бергә йөрегез.

Акыллы һәм әйбәт булсын

Берегездән берегез.


Рәхмәт әйтеп, китте болар,

Тулы бер җөмлә булып.

Әле дә булса йөриләр, ди,

Бик изге эшләр кылып.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы