Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фантазия

Балачакны сагыну... Вазыйх Фатыйхов шигыре.

Карлы-бәсле авыл. Малай-шалай,
Боз өстендә шакмак тибәләр.
Язылмаган дәфтәр битләредәй,
Агарынып ята түбәләр.

Морҗалардан чыккан ялкау төтен,
Чорнала да кинәт буранга,
Бәлешләрнең тәмле исен төяп,
Ял итәргә кача урманга.

Яшел җәйне төргәк-төргәк итеп,
Элеп куйды икән кем анда?-
Кычытканнар, кипкән мәтрүшкәләр,
Калтырана салкын чоланда.

Язга карый, гүя, тәрәзәләр:
Чәчәк аткан бозлы пыяла.
Яз җылысы сагынылган шундый -
Тик дәшәргә генә оялам...

Вазыйх Фатыйхов.

Бу кызык: Чемоданлы кеше

Серле сүз

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев