Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Эш табыла кемгә дә

Энҗе Мөэминова шигырьләре. 18нче майда балалар язучысы, шагыйрә, укытучы Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминованың (1924 - 2009) туган көне.

Эш табыла кемгә дә


Бөтен кеше эштә бүген,

Бөтен кеше өмәдә.

Өмә булгач өмә инде,

Эш табыла кемгә дә.


Гөр-гөр килеп, күгәрчен

Биеп йөри тирәдә.

Алсу белән Гүзәлия

Аларга җим сибәләр.


Әтиләр түтәл күтәрә,

Гөл утырта әниләр.

Арбадагы бәбиләрне

Тирбәтәләр әбиләр.


Бабайлар өйрәтеп тора,

Чокыр казый малайлар.

Агач утырта урамга

Олы-олы агайлар.


Бөтен кеше эштә бүген,

Бөтен кеше өмәдә.

Өмә булгач өмә инде,

Эш табыла кемгә дә.


Өмәне көтеп алалар,

Көткән кебек бәйрәмне.

Нинди көн соң өмә көне?

Эш көнеме? Бәйрәмме?


Фокусчы


Фокусчы фокус күрсәтә,

Карап тора бар кеше.

Ышанмастай эшләрне ул

Ышандырырлык эшли:


Юк нәрсәне бар итә ул,

Салкын суны ут итә.

Таяк белән бер селтәнсә,

Күгәрчен очып китә.


Авызыннан ут бөрки ул,

Аждаһа дип белерсең.

«Мин хәйләли белмим,— ди ул,

— Күрсәтәм, ди, дөресен...»


Җавап бир


Утырттым да Маратны,              
Күзләремә караттым,  

Сорау бирдем үзенә,      

Җавап бир, дип, тиз генә.  

—  Күзләрең нигә кирәк?    

—  Күрергә...        

— Аягың нигә кирәк?      

—  Йөрергә...          

— Ә телең нәрсә эшли?               

— Сөйләшә.

— Кулларың нәрсә эшли?

— Кашык, чәнечке тота да

Тәмле ашлар ашата.     

— Ә авызың нәрсә эшли?

— Шикәр, конфет суыра...               

— Ә чәчләрең нәрсә эшли?
— Баш өстендә тик тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев