Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ертылган рәсем

«Кире килеп кабат эзләсәң дә, иң беренче сөю табылмый...» Илдар Юзеев.

Җил очыртып алып килде миңа

Бер рәсемне...

Ертып ташланган.

Сагыну, яратулар ташып тора

Уйчан күзләр, куе кашлардан.

Мин очратмам сине, гүзәл кызый,

Моңсу егет, сине күрәлмәм,

Сезне мәңге аермаслык итеп,

Сөю җыры язып бирәлмәм.

Бик еш шулай тормыш иртәсендә

Яшьлек белән яшьлек хушлаша.

Мәхәббәтнең кадерен белмисең шул,

Үз сөюең җилдәй очмаса.

Рәсемнәрне тагын табып була,

Рәсемнәргә еллар кагылмый;

Кире килеп кабат эзләсәң дә,

Иң беренче сөю табылмый...

1960

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев