Эретә дә йөгертә
Шигърият

Эретә дә йөгертә

1нче октябрь - Өлкәннәр көне. Вәсимә Хәйруллинаның әбиләргә багышланган матур шигырен укыгыз әле.

— Улым, зинһар, алып бирче
Өстәлдән күзлегемне.
— Рәхмәт, балам, гел югалтма
Шушы изгелегеңне.
— Көндәлегеңне карарга
Рөхсәтме, балакаем?
— Дәресеңне әзерләргә
Онытма, алмакаем!
— Юып куя алмассыңмы
Табак-савытны, бәбкәм?
— Идәннәрне җыештырсаң,
Рәхмәтләр укыр әнкәң.
— Хәерле юл, күгәрченем,
Исән-сау, тәртипле йөр!
Мәктәптә дә, урамда да
Миһербанлы була күр!
Менә шундый минем әби,
Сүзләреннән эрисең.
— Тагын ниләр эшлим, — диеп,
Йөгергәләп йөрисең.
Фото: Татар информ

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев