Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Эретә дә йөгертә

Вәсимә Хәйруллина шигырьләре.

Эретә дә йөгертә

- Улым, зинһар, алып бирче

Өстәлдән күзлегемне.

-  Рәхмәт, балам, гел югалтма

Шушы изгелегеңне.

 

-  Көндәлегеңне карарга

Рөхсәтме, балакаем?

- Дәресеңне әзерләргә

Онытма, алмакаем!

 

-  Юып куя алмассыңмы

Табак-савытны, бәбкәм?

-  Идәннәрне җыештырсаң,

Рәхмәтләр укыр әнкәң.

 

- Хәерле юл, күгәрченем,

 Исән-сау, тәртипле йөр!

Мәктәптә дә, урамда да

Миһербанлы була күр!

 

Менә шундый минем әби,

Сүзләреннән эрисең.

- Тагын ниләр эшлим, - диеп,

Йөгергәләп йөрисең.


Хәерле көн

Саумы, кояш!

Саумы, елга!

Саумысыз, урманнарым!

Саумысыз, кошлар, чишмәләр,

Авылым урамнары.

Исәнмесез, таулар, кырлар,

Күлләрем, камышларым.

Саумысыз, җәнлек, бөҗәкләр,

Дусларым, танышларым.

Хәерле көн, туган ягым!

Яңа көнем, бул изге!

Алып кил җиргә бәрәкәт,

Куандыр әле безне.

Исән булыйк һәркайсыбыз,

Таң туды, сәламләшик.

Табигатьнең җаны бит без,

Бер бөтен булып яшик.


Дуслык җыры

Ачуланышып яшәргә

Юк безнең вакытыбыз.

Күрәсезме, урам буйлап

Ничек бердәм атлыйбыз.

Бер, ике, өч!

Бер, ике, өч!

Тигез атла!

Җырны башла!

Бездән көнләп кала җилләр,

 

Кояш елмая, көлә.

Урам буйлап, матур җырлап,

Сыйныфташ дуслар килә.

Бер, ике, өч!

Бер, ике, өч!

Дуслыкта көч!

Дуслыкта көч!

 

Безнең дуслык җырыбызны

Отып алсын бар җиһан.

Дуслык җырына тынычлык,

Җиргә иминлек сыйган.

Бер, ике, өч!

Бер, ике, өч!

Имин булсын Иртә һәм кич!


Рәхмәт

Рәхмәт, Кояш!

Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бакчабызга.

Җылы, рәхәт барчабызга.

Рәхмәт тәрбиячебезгә,

Елмайды кояштай безгә.

- Исәнме! - ди ишектән үк,

Сагынып озак көткән күк.

Рәхмәт, пешерүче апа!

Безгә көч бирүче апа!

Чиста, пөхтә өстәлебез -

Сез матурлык өстәдегез.

Рәхмәт минем дусларыма,

Кул салдылар учларыма.

Җыелып бакчага килеп,

Көн башлыйбыз уйнап-көлеп.


Аш

Аш пешердем ясмыктан,

Ашны аша кашыктан.

Шапылдама, ашыкма,

Ашка пешә ашыккан.


«Ярамый» кызыктыра

Ялгыз гына калган чакта,

Өйдә юкта әниләр,

Шкафтагы китаплардан

Ясыйм мин әллә ниләр.

Ярамаганны белсәм дә,

«Ярамый» кызыктыра.

«Безне ал да уйна», - дип,

Мине чакырып тора.

Калын-калын китаплардан

Күперләр куям салып.

Юллар салам тигез итеп,

Юка китаплар алып.

Иң зурларыннан өй төзим,

Куям хәтта түбәләр.

Вакларыннан өстәл, диван

Ясап йөрим үрмәләп.

Шулай онтылып китәм дә,

Шкафлар бушап кала.

Һай, өебез бигрәк матур

Шәһәргә охшап кала.

Уйныйм, уйныйм рәхәтләнеп,

Сизмим әни кайтканын.

Ник шартлатып япмый икән

Кергән чакта капканы?

Соңы нәрсә - беләсез,

Авырта шул, көләсез!


Әйдә, танышабыз   

Йә, әйдә, танышабыз,

Кулга-кул бирешәбез,

Исемне әйтешәбез,

Кул кысып күрешәбез.

Киң итеп елмай миңа,

Мин дә елмаям сиңа.

Туры итеп караштык,

Менә шулай таныштык.

Уйнарбыз матур гына,

Булырбыз тату гына.

Якыннан танышырбыз,

Адреслар алышырбыз.

Һәр көнне күрешербез,

Кунакка йөрешербез.

Икәү бик килешербез,

Дуслыкка ирешербез.


Сигез таҗлы чәчәк

Ясап куйдым бер чәчәк,

Сигез таҗлы ал чәчәк.

Һәр таҗыннан яхшылык

Һәркем табып алачак.

Берсе аның мәрхәмәт,

Икенчесе - мәхәббәт,

Өченчесе - тыйнаклык,

Дүртенчесе - җыйнаклык.

Бишенчесе - ихласлык,

Алтынчысы - гаделлек,

Җиденчесе - тугрылык,

Сигезенче - гадилек.

Кайсы кирәк, ал, дустым,

Мин тагын да ясармын.

Сигез таҗлы чәчәккә

Яхшы сүзләр язармын...


 

Әби сабаклары

Карт әбием безгә килсә,

Сабак бирә һәр эштә:

- Савыт-сабаны юмасаң,

Өйдән кача фәрештә.

Авызыңны каплап иснә,

Эчеңә җеннәр тулыр.

Коеп-түгеп ашама, - ди, -

Хатының шапшак булыр.

Шайтаннар чакырасың, - ди, -

Аягыңны болгасаң.

(Дөнья тулы җен диярсең,

Әбиемне тыңласаң!)

 - Балны, майны күп ашама,

Сукыраер күзләрең.

Бик ышанып җитмәсәм дә,

Тыңлыйм әби сүзләрен.

Әбием һәр сабагына

Таба төрле сәбәпләр.

Аңлыйм инде: тәрбияли

Бездә әйбәт гадәтләр!


Шифалы сүзләр

Шифалы сүзләр өйрәтте

Безгә тәрбиячебез.

Шуңа күрә бакчабызда

Без бик тату яшибез.

Исәнмесез. Сау булыгыз.

Зинһар. Гафу итегез.

Хәерле көн. Хәерле юл.

Исән кайтып җитегез.

Рәхмәт. Бик шат яхшы сүзгә.

Котлы булсын. Хушыгыз.

Йә, кем миннән күбрәк белә?

Ягез, өстәп кушыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев