Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дусларым - каеннарым

Рушания Азат кызы Гыйләҗева 1956 елның 15 августында Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган.

ДУСЛАРЫМ - КАЕННАРЫМ
Тәрәзәләргә сарылып

Зифа каеннар үсә.

Каеннар шавын ишетсәм,

Янә дусларым дәшә.


Каеннар төсле шаулыйлар

Күңелләр тулган чакта -

Серләшеп туя алмыйлар,

Дуслык үзенә тарта.


Каен бер урында үсә,

Күчеп йөрми ул җирдә,

Дус икән ул, һич тә сине

Алыштырмас беркемгә.


Каеннарда моңсулык бар,

Моңланыйк бераз без дә.

Моңлансак та, якты чаткы

Балкуын тойыйк йөздә.


Каенкайларым - дусларым,

Җырларым сезнең хакта.

Күңелем - каен бөресе,

Дус өчен чәчәк ата!

Җырымда чәчәк ата.

МӘКТӘП
Мәктәп, мәктәп! Дәрьям могҗизасы!

Еллар үтә. Ә син күңелдә!

Күрсәм, назлый аергысыз ямең -

Йомшак үлән ефәк келәмдәй.


Мәктәп, мәктәп! Искә кереп калган

Тезләр җимергән авыр чаклар...

Нурлы күркең яши йөрәкләрдә,

Күңелләрдә сүнмәс учак бар.


Мәктәп, мәктәп! Күңел истәлеге-

Беренче алынган икеле.

Тәүге ялкын сөю хисләре дә -

Гомернең сулмастай бер гөле.


Мәктәп, мәктәп! Их, бер кочсаң иде,

Үксеп елап агач идәнне.

Түбәңә дә менми (һич ялгышмам),

Тойсаң түбәң күккә тигәнне.


Бүгенгедәй чыңлый колагымда

Күңел юатучы бер терәк -

Мәктәбемнең көмеш кыңгыравы!

Рухым күтәрәсең биегрәк!


МИЛӘШ АГАЧЫ БИК КҮП ТӘ
Миләш агачы бик күп тә,

Миләше әче бигрәк.

Чит җирләрдә кадерең юк,

Туган җиргә син кирәк.

Җан өздергеч әчелеге -

Туган ягы язмышы.

Халык тормышы бик әче,

Ходайныңмы каргышы?

Үзгәрешләр дә күбәйгәч,

Халык һаман да көтә.

Миләш ачысыдай язмыш

Җаннарны ялмап өтә.

Күз томалау - тирә ямьләү:

Урамнар шау чәчәктә...

Әче миләш җимешләре

Язмышны хәтерләтә.

Өметләр өзелмәс микән

Тормышта киләчәккә?
Рушания Гыйләҗеваның «Чигү чигәм әле» китабыннан. 2016 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев