Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чын дус шундый буламы?

Чын дуслар шулай итәргә тиешме, юкмы, ничек уйлыйсыз? Резеда Шәрипова шигыре.

Бер үк йортта яшибез,

Терәлеп торган күрше без.

Сүз бирештек гел бергә

Дус булырга гомергә.

Минем башта белем сай,

Ә дустым — ушлы малай,

Өй эшләрен җәт кенә

Эшләп куя шәп кенә.

Әзерне генә мин дә

Күчермәкче идем дә,

Дустым дәфтәрен бирми:

Ялынганны да белми,

Янаганны да белми,

Һичничек җайга килми!

Гел бер сүзне тукылдый:

- Үзен тырыш, укы! - ди.

Кара инде син аны,

Чын дус шундый буламы?!


 

Тишек хәтер
— Бер сәгатьтән кайтып җит! — дип
Кисәткән иде әни,
Уйнамадым да шикелле
Ул кадәрле әллә ни.
Бик бирелеп кителгәнме,
Вакыт ягы онытылган.
Мин кайтканда кояш инде
Яткан иде йокыга.
Кояш ятуын яткан да,

Тик әни йокламаган.

Соңарган өчен бастырды

Мине утлы табага!

Ничек кенә шул хәтернең

Тишекләрен ямарга,

Үземә дә, дусларга да,

Әнигә дә ярарга?


Резеда Шәрипова шигырьләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев