Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чәбәкәй (Хәкимҗан Халиков)

Хәкимҗан Халиков шигырьләре.

Чәбәкәй

Минем сеңлем Тәнзилә,
Әлегә бик бәләкәй.
Ә шулай да инде ул
Итә белә чәбәкәй.

Менә шулай, менә шулай
Итә белә чәбәкәй.

Әллә инде шуңарга
Сеңлем бигрәк сөйкемле.
Чәбәк-чәчбәк иткәндә
Очып китәр шикелле.

Менә шулай, менә шулай
Очып китәр шикелле.

Көн дә көтәм мин аның
Тып-тып йөрем киткәнен.
Ул чәбәкәй иткәндә,
Беркөн биеп киткәнен.

Менә шулай, менә шулай
Үзем биеп киткәнмен.


Йолдызлар ничәү?


- Карагыз әле, кызлар,
Күктә ничә йолдыз бар?
- Я, әйт, белсәң – ничә соң?
- Берәү, икәү, өчәү... ун.
- Ялгышасыңдыр, Сара,
Тагын бер санап кара:
Әнә бит алар күпме –
Каплап алганнар күкне!
- Берәү, икәү, өчәү... ун.
Ничә әле аннан соң?
- Белмибез шул: әле без
Мәктәпкә дә йөрмибез.
Көз укырга керербез,
Шуннан әйтеп бирербез,
Яме.


Көз

Алтын-сары
Яфракларны
Җилләр саный.
Иртә-кичен
Суык бабай
Бармак яный.

«Ник гомергә
Килми икән
Шушы язлар?!»
Дигән кебек,
Моңсу гына
Китә казлар.

Әнә инде
Юлга чыккан
Торналар да...
Бер үк сүзне
Кабатлыйлар
Гүя бар да:

- Суык бабай
Арттан җитеп
Харап булмыйк,
Оча торыйк,
Бара торыйк,
Тор-рыйк,
Тор-рыйк!

Хәкимҗан Халиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәкимҗан Халиков