Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чапкан печән инде җыелган...

Саҗидә Сөләйманова шигыре.

Чапкан печән инде җыелган, 
кызлар киткән урман буеннан. 
Бар да тынган. Шаян җилләр дә 
кибәннәргә килеп сыенган. 


Бүген монда сәер бер тынлык — 
кичен черки куган төтен юк. 
Ике таган калган тырпаеп, 
учак тирәсендә беркем юк. 


Ә кибәннәр, гүя, үрелеп 
колак сала ерак гармунга.

— Тальян гармун, китмә, кал монда, 
иртә-кичләр моңга бай монда. 


Күләгә бар кибән төбендә, 
суынмаган учак көле дә. 
Тып-тын калып тыңлый болыннар: — 
ерагайган гармун көендә 


сызылып китә чалгы чынлавы, 
сузып кына кызлар җырлавы, 
чагыла ярсып учак дөрләве, 
Туган якның айлы төннәре...


Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев