Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәйрәмең белән, Республикам!

Республикабыз бәйрәме уңаеннан, Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы, лаеклы ялдагы укытучы Гөлчирә апа Ибәтуллинаның яңа шигырен тәкъдим итәбез.

Татарстан - гүзәл республикам,

Даһиларны биргән ватаным.

Котлыйм сине туган көнең белән,

Бәхет теләп атсын һәр таңың.

 

100 яшь тулды сиңа тәүге таңда,

Күңелләрдә чиксез горурлык.

Шанлы исемең яңгырый җир шарында

Миллионнарга үрнәк булырлык.

 

Без - тарихлы, телле, моңлы халык,

Бердәмлектә безнең көчебез.

Буыннардан-буыннарга күчсен

Мирас булып изге эшебез.

 

Рәхмәт сиңа, җырлы-моңлы илем,

Яшәр өчен безгә көч бирдең.

Һәр милләтне газиз әнкәйләрдәй,

Балаң итеп сөйдең, үз күрдең.

 

Әби-бабай, әткәй-әнкәйләрдән

Мирас булып калган җыр-моңнар.

Балалардан оныкларга күчеп,

Саф чишмәдәй челтерәп мең чыңлар.

Гөлчирә Ибәтуллина.

Түбән Кама,август 2020

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев