Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рүзәл Мөхәммәтшин: "Һәлакәт корбаннарын да, шагыйрьнең үзен дә яд итү булсын"

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин кино дөньясында зур кызыксыну уяткан сериалны караганнан соң Зөлфәтнең шигырен искә төшергән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

"Беләсезме, «Чернобыль»ны мин дә карадым. Тәэсирләндерде. Күренекле шагыйрь Зөлфәтнең ерак 1989 елда ук язылган шигыре искә төште. Ләкин ни гаҗәп: сериалны күргәннән соң гына бу әсәр минем аңда барлык нечкәлеге, детальләре белән ачылып җитте... Графит кантарын моңарчы бөтенләй аңламаганмын, мәсәлән.
Һәлакәт корбаннарын да, шагыйрьнең үзен дә яд итү булсын, дим", - дип яза шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Буын

Азат кошлар булып килдек җиргә –
Барыбыз да ап-ак канатлы...
Нинди дәртле иде безнең учак! –
Кисәүләрен кемнәр таратты?

И замана!
Безгә иман булды
Иблис үзе әйткән «бисмилла»...
Нинди байрак үптек без тезләнеп?
Яшьнәдек кем гимны астында?

Җылыттыкмы инде кешелекне
Брак 
реактордай кабынып? –
И ашкындык алга,
Мөртәтлекнең
Графит кантарына абынып.

Без җырларга тиеш идек ләса
Азатлык һәм Сафлык турында! –
Иң нык дозиметр чыдый алмас
Безгә сеңгән
Ялган БЭРына.

...Юкса, 
болыннарда шул ук гөлләр...
Элеккечә таңнар аллана –
Гафу сорар көч кенә юк җанда
Һәм
Ярлыкар өчен
Алла да...

Бөек очыш өчен җәйгән идек
Горурланып ап-ак канатны –
Кем сүндерде безнең учакларны?
Кисәүләрен кемнәр таратты?

Без 
ничәнче буын кешелектә?
Безнең эзләр
Җирдән сөртелсен –
Без – реакторлар,
Без номерлы 
Җирдә,
Һәммәбезнең номер – 
дүртенче...

Зөлфәт, 1989 ел.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев