Реклама
***
Ява да ява шушы кар...
Ява да ява шушы кар...
Юрганың итеп ябын.
Искә төшереп ява ул
гомернең балачагын.
Ява да ява шушы кар...
Сагынсаң инде сагын:
хәтерләтә гомерләрнең
кызлар озаткан чагын.
Ява да ява шушы кар...
Уйлата уйның агын:
кулымнан тотып улымның
кар ерып үткән чагын.
Ява да ява шушы кар...
Нәрсә дип ява тагын?
Каршылагыз, ди, гомернең
моңлы-сагышлы чагын...
Ява да ява шушы кар...
Кадыйр Сибгатуллин.
Бу буран шулкадәр көтелгән!
Алҗытты дөньяның карасы...
Йөрәктән йөрәккә ераклык
Кайчакта бер буран арасы...
⠀
Бер гомер арасы ялгышлар -
Кул сузсам, җанымны пешерә.
Буранда - җәйләрдән җылырак
Бәгыре күшеккән кешегә...
⠀
Тыннарны куыра... Җилләрдән
Кайнарлык көттәмме мин юләр?
Тик кичә булган күк... буранлы
Кояшым син минем, диюләр...
⠀
Тик кичә булган күк... Ә бүген -
Түбәдән... һәммәсен көрт күмгән...
Жәлләмә адашты дисәләр -
Бу буран шулкадәр көтелгән!..
Гөлүсә Батталова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз