Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Буран нигә туктаган?

Шагыйрь Рафис Корбанның балалар өчен кышкы шигырьләре.

Тузганак

Тузгыганмы

Тузганак? -

Бөтен дөнья

Булган ак.

Юк, кыш җиткән

Ләбаса!

Дөньяны ак

Кар баса.


Кар яуган

Дөнья тын калган.

Кар яуган, яуган.

Бөтен җир ак кар

Астында калган.

Дөнья тып-тыныч,

Юк һичбер тавыш.

Әллә һәммәсе

Телен йотканнар?

Тавышларны да

Күмеп киткән кар.


Буран нигә туктаган?

Җепшек кардан өй салдык без

Урамда.

Өй туйлары уздырырга

Торганда,

Әллә каян килеп чыкты

Бураны.

Яңа өйдә бәйрәм ясап

Булмады.

Икенче көн чыксак өйне

Күрергә,

Күмелгән өй, мөмкин түгел

Керергә.

Инде белдек: буран нигә

Туктаган -

Ул бит безнең өйгә кереп

Йоклаган.


Буран

Урамда буран

Тузгый, котыра.

Бөтен дөньяны

Карга тутыра.

Әй дулый буран,

Тузгыта карын.

Белмидер әле

Көрәгем барын.

Әйдә дуласын,

Өрсен, уласын.

Мин беләм аның

Беркөн тынасын.

Без әти белән

Чыгарбыз аннан

Ишегалларын

Көрәргә кардан.


Әти туны

Бу - көрәк.

Аның белән

Әти кышын кар көри.

Ә бу - тун.

Әти кышын

Шул тунын киеп йөри.

Ә бу - мин.

Минем дә бар

Көрәгем дә, туным да.

Тик минем бу шигырем

Әти туны турында.


Туңадыр

Яңа елда килде безгә

Кыш бабай, кунак булып.

Башында - тирән бүреге,

Өстендә - җылы толып.

Бигрәк зәһәр

Кыш бабайның

Алып килгән суыгы.

Үзе дә туңа бугай ул,

Бер дә салмый толыбын.

Кыш бабай килгән

Безгә Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай!

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хорошие стихи

    2
    X