Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бүген әни бәйрәме

Бу шигырь бөтен кешегә таныш. Ә аны кем язганын беләсезме? Шагыйрә, прозаик Саҗидә Сөләйманова язган аны. 3нче октябрьдә Саҗидә Сөләйманованың туган көне. (1926 - 1980)

Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, әй, ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын —
Бүген әни бәйрәме.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдә әле: —
Котлы булсын! Гөрләп торсын
Әниләрнең Бәйрәме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев