Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ә бу хакта, бәлки, сөйләмәскә? Сөйләргәдер, бәлки? Сөйләргә!

Нияз Акмал шигыре

Авылымны уйлап уйга калсам,

Хыялларым баса чиратка...
Кадыйр Сибгатуллин

Ә бу хакта, бәлки, сөйләмәскә?

Сөйләргәдер, бәлки?

Сөйләргә! —
Безнең арттан үсеп килгәннәргә,

Бездән соң да киләселәргә!


һавалансам артык — кичерерсез,

Кичерерсез сүзнең авырын.

Үз хәлләрен үзе генә белеп,

Гомер кичкән минем авылым.

Туктала да куя кайчак уйлар

Бер шик туа алмас урында.

Ничек итеп сөйләп була соң ул

Авыл кадәр авыл турында?


Мин авылга кайтып танымасам,

Табалмасам әйтер сүземне —

Җырчы җитмәгәнгә җырлап йөргән

Җырчы итеп сизәм үземне.


Мин авылга кайтсам, тыңлап йөрим,

Колак салам картлар сүзенә.

Олы картлар нәрсә әйтәсене

Ярты сүздән күңел сизенә.


Авыл карты бер сүз әйтеп салса,

Көннәр буе уйлап йөрисең:

«Бензин исен иснәп үскән яшьләр

Таный белер микән җир исен?..»


Шик туарга хәтта мөмкинме соң

Сөйләгәндә авыл турында?!

«Кем талады сине, авылым?» — дип

Әйтә алам шушы урында.


Югалтканын һәм тапканын барлап,

Гомер сөрә минем авылым.

Эш тә күрә... Әмма таң алдыннан

Төш тә күрә минем авылым.


...Тирә-якта таң беленгән чакта,

Яктырганда офык өсләре,

Кичен соңлап кайткан яшь кызларның

Йокламыйча калган хисләре


Шомырт булып җилдә тибрәлгәндә,

Тын күл булып уйга талганда,

Чишмә суы булып чайпалганда,

Бер кош булып аваз салганда


Йоклый авыл. Изрәп-изрәп йоклый

Тәмле-татлы төшләр эчендә.

Йоклый авыл — элек йокланмаган

һәм йокланмас төннәр өчен дә.


Киләчәген төштә күрә-күрә,

Аңга керә минем авылым. Аңга керә...

Димәк, төнгә түгел,

Таңга керә минем авылым...


Ә бу хакта, бәлки, сөйләмәскә?

Сөйләргәдер, бәлки?

Сөйләргә! —
Безнең арттан үсеп килгәннәргә,

Бездән соң да киләселәргә...

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев