Дикъкать белән карап йөрим әле...
Бөтен кеше бүген шундый әйбәт,
бөтен кеше шундый мөлаем!..
Кичә әле мондый түгел иде,
үзгәргәндер дөнья, мөгаен.
Дөнья хәтле дөнья үзгәрә алмас,
бүген, бәлки, үзем үзгәдер?
Дикъкать белән карап йөрим әле,
бөтен хикмәт минем күздәдер.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев