Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәрәңге алышабыз

Роберт Миңнуллин.

Эш белән, хезмәт белән без    
Якыннан танышабыз:    
Басуда без өлкәннәргә    
Бәрәңге алышабыз!    
Кайберәүләр җыеп тора,    
Берәүләр төяп тора,    
Ә берәүләр капчыкларның    
Авызын төйнәп тора.    
«Бәрәңге малайлары» дип    
Көлгән була абыйлар.    
Көлсеннәр лә,    
Алар безне    
Әйтерсең лә аңлыйлар.    
Булышсак та, бәрәңгене    
Яратмыйбыз әллә ни!    
Кирәк чакта әни бездән    
Кәнфитен дә жәлләми.    
Ә шулай да булышабыз    
Бернигә дә карамый.    
Яңгыр ява, җилләр исә -    
Ярдәм итми ярамый.    
Бу җил Корчагиннарның да    
Үзәкләрен өзгәндер,    
Алар да салкын җилләргә    
Безнең кебек түзгәндер!    
Шундый салкын,    
Ә эшлибез -    
Без дә нәкъ алар инде.    
Өлкәннәр кайтып беткәннәр,    
Кайтсак та ярар инде.    
Их, онытылган әнинең    
Исенә төшерергә:    
ОНЫТМАСА ЯРАР ИДЕ    
БӘРӘҢГЕ ПЕШЕРЕРГӘ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев