Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бүген әле коеп яңгыр ява

***

Бүген әле коеп яңгыр ява,

Мәңге туктамаска охшаган.

Иртәгәсен көлеп кояш чыгар,

Ышанам мин шуңа, ышанам.

Башка кайгы төшсә, дусларыма,

Ишләремә сөйләп бушанам.

Алар гына аңлый хәлләремне,

Ышанам мин шуңа, ышанам.

Яшәр өчен җанда өмет барда

Ышанудан бер дә туктамам!

Кемдер шулай миңа ышанадыр,

Кемдер шулай сиңа ышанадыр,

Мин ышанам шуңа, ышанам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X