Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Без барсын да беләбез

Болар әле бик бәләкәй, Берни белми, димәгез. Без—замана балалары, Без барсын да беләбез.

Сез кирәк

Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт—

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк

Күз яшьләрен сөртә-сөртә

Юатырга сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк —

Сез кирәк, әти-әниләр,

Безгә һәрчак сез кирәк.

 

Без барсын да беләбез

Болар әле бик бәләкәй,

Берни белми, димәгез.

Без—замана балалары,

Без барсын да беләбез.

Беләбез, әти соңарса

Әни тузыначагын:

Безгә тукмак төшәчәген,

Безне кыздырачагын.

Беләбез, әти-әниләр

Яшерен тиргәшсәләр дә,

Без кайткач, берни юк кебек

Ипле сөйләшсәләр дә —

Беләбез бер карау белән,

Бөтенесен беләбез.

Өлкәннәр килешсен өчен

Елар чакта көләбез.

Әрләшүен без дә инде

Әрләшәбез кай чакта,

Ләкин без бит әрләшсәк тә

Сугышкалап алсак та —

Бер сәгатьтән дуслашабыз,

Шаярабыз, көләбез.

Кесәдәге конфетларны

Барыбызга бүләбез.

Ә өлкәннәр тиргәшсәләр,

Озак саклый үпкәсен.

Белми алар моның белән

Безгә кыен итәсен.

 

Тик игелек мәңгелек

Ходай безне яраткан,

Төрле җиргә тараткан.

Акыл биргән, тел биргән,

Иман биргән, дин биргән.

Кояш биргән, Ай биргән,

Яшәр өчен җай биргән.

Җир дигән зур табынга

Нигъмәтләрен бай биргән.

Эшләр өчен кул биргән,

Сайлар өчен юл биргән.

Килгән кадәр кулыңнан

Яхшылыклар кыл дигән.

Исеңдә тот шуны да —

Бу дөнья фани, дигән.

Тик игелек агачы

Һичкайчан аумый дигән.

 

Сорау һәм җавап

Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә:

«Кеше булып яшәргә

Нәрсә кирәк кешегә?»

Диңгез әйтә:—Тирәнлек.

Урман әйтә:—Бердәмлек.

Таулар әйтә:—Горурлык.

Юллар әйтә:—Турылык.

Җир эндәшә: — Юмартлык.

Чык суы әйтә: — Сафлык.

Яшен әйтә: — Кыюлык.

Ипи әйтә:—Олылык.

—  Гүзәллек,—диләр гөлләр.

—  Иркенлек,—диләр җилләр.

—  Нык канат,—ди бөркетләр.

—  Биеклек,—диләр күкләр,

Һәм шушылар өстенә

Кирәк тагын иң элек,

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә—Кешелеклелек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев