Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бермәл син дә...

Мин ышанам, килер ул кѳн, ашыкмый гына килсен...

Иртәнге кояш нурларын вакытында күрерсең,
Чал чәчеңне салмак кына толым итеп үрерсең.
Ѳч сәгатьтән шалтырыйсы сәгатьне кѳйләмәссең,
Сәхнәләрдән, хискә бирелеп, шигырьләр сѳйләмәссең.
Озын юлда колакчыннар алмашыныр йокыга.
Имтихан турында сүзләр салмас сине куркуга.
Иртәнге, тѳшке, кичкене ашарга онытмассың,
Суда бик тиз эри торган каһвәләр ясамассың.
Иртә торыр ѳчен шулай ук бик иртәләп ятарсың.
Яндырмассың ашыгудан күлмәгеңнең якасын.
Син сибә башларсың беркѳн башка тѳрле хушбуйлар.
Җирдән генә атлап барыр галәмдә очкан уйлар...

Шулвакыт син...
Сагынырсың ул йокысыз яшьлекне,
Егерме яшьлек күңелгә киеп бер карт битлекне,
Кѳзгедән сиңа багарлар ут-очкын чәчкән күзләр,
Бер кат суга, берне утка салып тилерткән сүзләр
Яңгырарлар кайтаваздай иләсләндереп башны,
Йѳз сырлары тигезләнмәс җыермасаң да кашны.

Мин ышанам, килер ул кѳн, ашыкмый гына килсен,
Нәкъ бүгенге кебек ул да яшел күлмәген кисен.
Еллар аркылы караучы картлыгым болай диде:
(тирән итеп сулыш алып)
"Нинди шәп яшьлек иде!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев