Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бер зарым юк сезгә, и кешеләр!..

Бер зарым юк сезгә, и кешеләр!  Бер үпкәм юк сиңа, и дөнья!  Өлешемә тигән көмешем, дип,  Һәр сукмакка әйттем, һәр юлга. 

Абынсам да бик еш, егылсам да, 
Еласам да шуңа үкереп, 
Чит-ят күзләр күреп өлгергәнче 
Тора алдым һәрчак сикереп. 

Пыскып янган өмет кисәвен дә 
Йөрәгемә төреп сакладым. 
Беркайчан да үзем өчен генә, 
Каен кисеп, учак якмадым. 

Балачакны баллы чәчәк дидем, 
Яшел таҗым дидем яшьлекне. 
Саф чишмәле гомер җәйләремдә 
Кушучлап гел эчтем бәхетне... 

Көзләремә, кышларыма керәм, 
Эзләремне күмәм җыр-моңга. 
Бер зарым юк сезгә, и кешеләр! 
Бер үпкәм юк сиңа, и дөнья! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев