Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бер темага дүрт шигырь

Себердә урманнар януга каршы социаль челтәрләрдә бик күп язмалар урнаштырыла. Татар шагыйрьләре дә бу фаҗигага битараф калмыйча шигырьләр язды.

Җир ананың үпкәләре яна,
Үткәннәре яна, киләчәге.
Көл астыннан гөлләр шытып чыкмас,
Ишетелми янгын бетәчәге.

Безнең аңны күптән төтен басты,
Төтен яулый кала-шәһәрләрне.
Һава җитмәс булыр инде тиздән,
Тын кысылыр буып яшәүләрне.

Яңгыр телик әйдә бергәләшеп
Яңгыр сорыйк, таләп итик яңгыр.
Янгын чорнап алды илебезне,
Бу дөньяда әле кеше бардыр?


Бу дөньяда кеше исәндер бит?
Җир ананың үпкәләре яна.
Тамчылардан яңгыр булыйк әйдә,
Буыла бит газиз Җир-Ана.

Булат Ибраһимов.


***

тын кысыла, 
никтер,
тын кысыла.
ала алмыйм иркен сулышны.
бу кешегә 
ниләр җитмәде соң?!
җиргә каршы ачты сугышны...

күрәсеңме,
утлы очкыннардан
күлмәкләрем ничек тетелгән.
тәннеме соң...
җанны ялый ялкын!
тын кысыла кара төтеннән.

Ләйлә Хәбибуллина.


Себер яна, урман яна,
Тайга яна Себердә.
Зур илнең яна байлыгы -
Тик кирәкми беркемгә.

Яна пошилар, боланнар,
Яна тиен, керпеләр.
Аю, бүре, куян, төлке,
Яна хәтта кешеләр.

Азияне төтен баскан -
Мәскәүнең үз төтене.
Янгынны туктатыр идем
Булса сүзем үтемле.

Раил Гатауллин.


 

***
Котылырга мөмкин идеме соң?
Ут тирәли ярсып биештек...
Җәһәннәмгә җанны тапшырдык та,
Бәхилләшеп, соң кат үбештек...

- Балам, дигән күмер күзләр калды...
- Әни! дигән сусыл иреннәр...
Ә кайдадыр гамьсез таңнар атты,
Керфек күтәрергә иренгән...

Ә кайдадыр... Күкләренә карап,
Соңгы җырын сузды бәгырьләр...
Ватанында кыямәтен көтеп
Тезелеште үксез каберләр...

Ут йоласын үтәдекме икән
Сикергәндә ялкын күзенә?
Рәнҗешләрне тәкъдирләргә калдыр,
Ярлыкауны калдыр... Үзенә...

Котылырга мөмкин идеме соң?
Коткарырга мөмкин идеме...
Тере килеш үз баласын яккан,
Ут эчендә калган илеңне...
Гөлүсә Батталова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев