Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

«Бәби»

«Сокланганым - бәби түгел, Бәләкәй көчек булган!»

«Бәби»

Кичә генә зур кибеттә -

Супермаркет залында -

Бер бик матур апа күрдем,

Бәби иде кулында.

Үзеннән дә матур иде

Кулындагы бәбие:

Чәчләрендә - алсу бантик,

Нәкъ шундый ук киеме.

Кабарынкы итәгенә

Вак-вак сәйлән чигелгән,

Күзәтеп бара дөньяны

Әнисенең иңеннән.

Бераз гына артка чиктем,

Күрергә дип күзен дә.

Шул чакта бәби дигәнем

Тотынмасмы өрергә!

Котым очты, куркуымнан

Егыламмы дип торам.

Сокланганым - бәби түгел,

Бәләкәй көчек булган!

Дәва

Ләм белән дәваланырга

Баралар, ди, көньякка...

Ишеттем дә исем китте:

Нигә шулай еракка?

Безнең авыл күлендә дә

Ләм җитәрлек, күрсеннәр:

Пычранырбыз бергәләшеп,

Безгә генә килсеннәр!

Әни

Иң кадерле кеше безгә

Әни инде, билгеле.

Иңнәренә мең мәшәкать

Күтәрә ул һәр көнне.

Ашыбыз тәмле булсын, ди

Өебез чиста булсын...

Барыбызга бәхет теләп,

Кыла хәер-догасын.

Бар әниләрдән яхшырак

Дөньяда безнең әни.

Бераз шукланып алсак та

Ачуланмый, әрләми.

Тик күзләре андый чакта

Бик боек, моңсу була.

Әниебез борчылганда,

Безнең дә күңел тула.

Шуңа күрә борчымаска

Тырышабыз аны без.

Әниебез гел шатланып,

Елмаеп торсын, дибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев