Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Батырлык

Җәүдәт Дәрзаман шигыре.

БАТЫРЛЫК

Әй малайлар бәхәсләшә,

Шигырьдәге төслерәк:

Кемнең беләге юан да,

Янәсе, кем көчлерәк.

Тыңлап торсаң, бар да көчле,

Бар да батыр чыгарлык,

Тау-ташларны күчерерлек,

Арысланны егарлык.

Камил әйтә: «Әнә теге

Тимерне бөгәм хәзер.

Судан кайтып килгән кызның

Чиләген түгәм хәзер!»

Дәшми торган Айрат шунда

Басты Камил каршына,

Әйтте, юкса, шыпырт кына,

Тик ишетте барысы да:

«Син иң элек менә минем

Беләкне бөгеп кара.

Аннан инде Гөлчирәнең

Чиләген түгеп кара!»

Әтәчләнеп килгән Камил

Булды да калды чеби:

Айрат аны бөтерде дә

Салды Карахмәт1 кеби!

Аннан, барып, Гөлчирәнең

Чиләген алды кулга.

Тик тамчылар гына чәчрәп

Калдылар ташлы юлга.

1 К ар ә хм ә т — Габдулла Тукай әсәренең герое. «Бик көчле» мәгънәсендә.с

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев