Баланда
Шигърият

Баланда

Әти белән икәүләшеп Бардык баланга. Менә шундый маҗарага Юлыктык анда.

Әти белән уйладык без
Җыярга балан.
Авылга терәлеп тора
Баланлы алан.
Декабрь башланды бүген —
Тора матур көн.
Бик иртә караңгы төшә —
Һаман озын төн.
Чаңгылар тагып аякка
Урманга киттек.
Тиз арада баланлыкка
Барып та җиттек.
Тәлгәшләрне җыйган чакта
Бармаклар өши.
Еракта күренде шул мәл
Мөгезле поши.
«Кайда булган аның пары?» —
Әти аптырый.
Ә минем куркудан шул чак 
Тезләр калтырый.
Тагын берсе арттан килә
Нәрсәдер көтә.
Сабыр гына карап тора
Башкаен селкә.
Икәүләшеп безнең якка
Тордылар карап.
Мин уйладым эчтән генә:
«Безнең эш харап».
Мөгезле зур поши шул чак
Чыршыга килеп
Сөзергә кереште аны
Башкаен иеп.
«Курыкма, тыныч тор! — диеп,
Әти кисәтте. —
Поши мөгезен сала, — дип,
Пышылдап әйтте. —
Кышкы салкын мөгез аша 
Башына үтә.
Суык тиюдән сакланып
Ул шулай итә...»
Шатырдады, ботак сынды
Коелды ак кар.
Хайваннар торган урыннан
Күтәрелде пар.
Ике поши, бер-бер артлы
Күздән югалды.
Әти, истәлеккә диеп
Мөгезне алды.
«Борчылма, улым, борчылма,
Бу хәл гадәти.
Ата поши мөгезсез дә
Көчле! — ди, әти.    —                
Яңадан үсәр мөгезе            
Көннәр жылынгач.            
Ерткычлардан саклар өчен
Бозауы тугач.
Көз життеме, ата поши            
(Нәселен саклап!..)        
Сөзешә, көчен кызганмый        
Исемен аклап...»
        *    *    *            
Балан җыйдык, мөгез таптык —
Көн матур үтте.
Инде авылга кайтырга
Вакыт та җитте.
Әти белән икәүләшеп 
Бардык баланга.
Менә шундый маҗарага
Юлыктык анда.

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН

08.06.2021 ел.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев