Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Балалар язучысы Резеда Фәрхетдиновадан шигъри күчтәнәч

Рәхим итеп укыгыз.

Бакчада

 

Ямьле язлар җитүгә,

Эш күбәя бакчада.

Әгәр иренеп тормасаң,

Янга калыр акча да.

 

Көрәк, сәнәк, чиләкләр,

Ал да кулыңа тырма.

Әти-әниеңә булыш,

Кул кушырып утырма.

 

Рәхәтләнеп ял итәрбез,

Бакчада эшләр беткәч.

Мул уңышларын җыярбыз,

Матур алтын көз җиткәч.


Кәҗә килгән

 

Өч яшьлек Гатаның

Кәефе юк иртүк.

Берәр киңәш бирегез,

Коткарыгыз берүк.

 

Әбисе җайлап карый,

Апасы җырлап карый,

Әни юатып арый,

Башыннан сыйпап карый.

 

Әти: ”Кәҗә килгән!-дип,

Кыскарак тотты сүзен.

- Кайда ул озын таяк?

Куып җибәрик үзен.”



Су сибәм

 

Коедан сулар ташып,

Суганнар коендырам.

Су сибәм өсләренә,

Аларны юындырам.

 

Кай арада бер болыт

Яуды да яңгыр булып,

Түтәлгә су сибеште,

Миңа калмады эш тә.


Чаптым

 

– Авылда ниләр эшләдең?

– Көннәр буе мин чаптым.

Чаба-чаба арысам да,

Бу чабудан тәм таптым.

 

– Вакытың бушка узган.

Чабып, башмагың тузган.

– Уйлыйсың, бушка чаптым?!

Мин анда печән чаптым!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь шигырьләр