Реклама
Мәҗит Гафури (1880 - 1934) — күренекле татар шагыйре һәм язучысы, татар әдәбияты классигы. Башкорт әдәбиятына нигез салучы һәм Башкортстанның халык шагыйре. Хезмәт Батыры.
Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга;
Һәммәсе дә колакларны торгызганнар,
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.
Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып;
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шыркылдашып.
Кайчагында әллә кемне кызганалар,
Уфылдашып, әкрен генә кузгалалар;
Ахырысы, бу китап бик күңелледер —
Күз дә алмый укый аны бу балалар.
Ник качасыз, әй матур кошлар?..
Алай сез качмагыз!
Сезне без куркытмабыз һәм
Таш, агач та атмабыз.
Уйнагыз шул бакчаларда,
Кич вә иртән сайрагыз;
Тик кенә тыңлап торырбыз,
Сезгә без сүз катмабыз.
Шул агачларның арасында
Очарсыз пыр да пыр;
Сез очып йөргән урыннар
Бик күңелле, бик матур.
Дус булыйк сезнең белән без,
Сезне без куркытмабыз;
Уйнагыз да сайрагыз сез,
Монда бездән курыкмагыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз