Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бала җанлы кеше һәм бик оста шагыйрь

Күптән түгел бик күп балалар китапларының авторы Ленар Шәех узенең туган көнен билгеләп үтте.

Ленар абыегыз балалар шагыйре генә түгел, Татарстан китап нәшриятының баш мәхәррире, тәрҗемәче, китаплар төзүче, журналист та әле. Аның зурлар өчен басылган китаплары да шактый. Нибары 37 яшен генә тутырган әдипнең мактаулы исемнәре дә бик күп.

Ленар Шәех – Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылыр берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, VI Халыкара «Open Eurasia-2017» әдәби фестивальнең гран-при лауреаты.

Яшь кенә килеш шундый югары дәрәҗәләргә ирешкән Ленар Шәех нинди кеше икән соң ул дисезме? Гади, эчкерсез, тапкыр сүзле, бала җанлы кеше һәм бик оста шагыйрь! Әйе,әйе! Ышанмыйсызмы?! Ленар абыегызның балалар өчен язган китапларын гына кулыгызга алыгыз. Гади, аңлаешлы, күңелгә үтә торган шигырьләр. Ә нинди тирән мәгънә салынган аларга!

Ленар Шәехның балалар өчен язылган китапларын безне китапханәбез киштәләрендә дә очрата аласыз. Әнә алар, үзләренең исемнәре белән үк игътибарны җәлеп итеп торалар: «Авылдан килгән мендәр», «Керпе ничек энәле булган», «Безнең ишегалдында», «Алдамыйм», «Җил каян килә?».

Кече яшьтәге мәктәп балаларының күңеленә «Авылдан килгән мендәр» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы бик хуш киләчәк.

Бу китапка мәктәп тормышы, гаилә, дуслык, балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы шигырьләр тупланган. Карагыз әле, без көн дә ята торган гади генә мендәр турында нинди мәгънәле шигырь язган Ленар абыегыз:

Авылдан мендәр килгән.

Адресны каян белгән?...

Үзе йомшак, җылы, киң,

Әни кочагына тиң...

Рәхәт анда ятуы,

Мендәр назын татуы...

«Керпе ничек энәле булган?»

Уйланганыгыз бар идеме моның турында? Ленар Шәех уйланган менә. Хәтта шул исемдәге китап та чыгарган! Гомумән, табигатьне бик яратадыр ул. Чөнки бу китапта бер җан иясе дә игътибарсыз калмаган кебек. Әнә, төн кошы ябалак турында нинди матур шигырь язган:

Мәче башлы ябалак

Йөри нидер сагалап.

Йоклап туйгач, көндезен,

Иңли ул төн диңгезен

Күзәтә тирә-юньне,

Уйламый килер көнне.

Тычкан тота, баканы –

Чак эләктерә аны.

«Безнең ишегалдында» шигырьләр җыентыгында да югарыда әйтелгән тема дәвам иттерелә. Мода инде шагыйрь укучыларын авыл ишегалдында яшәүче кош-кортлар, хайваннар белән таныштыра. Анда комда коенучы күркә дә, күлгә таба йөгерүче үрдәк тә, ара-тирә бакчага кергәләп чыгучы кәҗә дә, ишегалдын саклаучы эт тә һәм башка күп кенә йорт хайваннары һәм кошлары бар. Китап кече яшьтәге мәктәп балалары өчен. Ләкин «авыл ишегалды тормышы» турындагы шигырьләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да, хәтта өлкәннәрне дә битараф калдырмый. Укып карагыз әле.

Эт

Ишегалдында көн-төн

Ул - кизүдә, ул – сакта.

«Һау-Һау!» - дип өреп куя,

Шыгырдап алса капка.

Әтәч

«Кикрикүк!» дип, таң белән

Йокыдан уятучы.

Ул – иң иртә торучы

Һәм иң иртә ятучы.

«Алдамыйм» җентыгында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар урын алган. «Әкиятләр дә яза мени Ленар Шәех?» - дисезме. Яза! Әкиятләре турында язмыйм әле, сер булып калсын. Бу серне чишәргә теләгән укучыларыбызны китапханәләрдә көтәбез. «Алдамыйм» китабын алып, әкиятләр белән үзегез танышырсыз. Әлегә сезгә Ленар абыегыздан бер тамышмак:

Ага, ага – туктамый,

Төннәрен дә йокламый.

Кыш җиткәч, ап-аклана –

Ул боз белән каплана.

Яңгыр ничек барлыкка килә, нинди бураннар була, нәрсә ул «геллә» - бу сорауларның барысына да җавапны «Җил каян килә?» китабында таба аласыз.

Китап - балалар һәм яшүсмерләр өчен фәнни-популяр басма. Җыентыкта һәр табигать күренешенә кызыклы мәгълүматлар һәм балалар өчен шигырьләр бирелә. Аларны сезгә таныш булган татар әдипләре язган. «Ленар Шәех нишләгән сон?» - дисезме. Ленар Шәех төзегән бу китапны! Әлбәттә, аның шигырьләре дә урын алган әлеге җыентыкта.

Айсберг

Беркемнең дә океанда

Килмәс ялгыз каласы.

Ә ул йөзә, дөнья гизә –

Зур бозлыкның «баласы».

Ленар абыегыз Шәехның менә нинди кызыклы һәм мавыктыргыч китаплары көтә сезне китапханәбез киштәләрендә. Рәхим итегез!

23 нче номерлы шәһәр китапханәсе китапханәчесе Резедә Асылгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев