Бал корты акыл кертте
Шигърият

Бал корты акыл кертте

Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигыре.

Булат, кайткач авылга,

Кереп китте бакчага.

Ә бабасы кисәтте:
—  Кермә анда, корт чага...


Әбисе дә кушылды:
—  Тыңла бабаң сүзен,— ди. —

Безнең кортлар усаллар,

Үкенерсең үзең,— ди.


Булат шуны тыңлыймы,

Ни буласын уйлыймы...

Кереп китте бакчага,

Сикереп йөри, чаба!


Ә бал корты: «Без,—диде,—

Күп сөйләшмибез-з-з,—диде. —

Кире булганың өчен

Чакмый булмый, түз-з-з»,—диде.


«Мин корттан курыкмыйм»,—дип

Бетермәде уйлап та.

Бөтен булган көченә

Җибәрде ул елап та.


Бал корты бит үзсүзле,

Эшен ташлап килгәндер.

«Колагын чагыйм әле

Тыңлаусызның»,—дигәндер.


Нет комментариев