Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бабама хат

22нче июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Нәкъ 80 ел элек бу көнне тыныч тормышка һөҗүм ясала. Сугыш - безнең укучыларыбыз шигырьләрендә.

Бабама хат

Бөек Ватан сугышында
хәбәрсез югалган бабам Низамов Гайни Низам улына багышлыйм.

 

Күңелемнән, бабам, сиңа хатлар язам.

Җавап килмәсен дә беләмен.

Ә шулай да синең хакта, бабам,

Күбрәк белү иде теләгем.

Бик аз беләм, бабам, синең хакта

Сөйләгәннән бары әбекәем.

«Әти», – диеп теле ачылмаган,

Ике яшьтә булган әнкәем.

Кырык бернең ямьле җәй иртәсе.

Шаулап үскән иген кырында,

Тракторың туктап калган бабам

Син киткәндә сугыш кырына.

Тракторны танк алыштырган,

Иң дәһшәтле утка кергәнсең.

Бөек Җиңү өчен көрәшкәнсең,

Илең өчен гомерең биргәнсең.

Бер хәбәр юк, бабам, синең хакта

Юк рәсемең, хәтта каберең...

Эзсез югалырга тиеш түгел

Шәһит киткәннәрнең кадере.

«Хәтер китабы»на синең хакта

Тик бер генә җөмлә язылган:

«Мең тугыз йөз кырык икенче ел,

Март аенда гомере өзелгән».

Туганчы ук ятим калган улың,

Мәхрүм булган әти назыннан

Сабыйларын кысып кочагына

Тик ходайга әбекәй сыенган.

Төптән җигелеп нужа арбасына

Тормыш йөген иңрәп тарткан ул,

Дүрт сабыйга әни генә түгел,

Әти булу көчен тапкан ул.

Балаларың иртә олгайганнар,

Сыналган, тик алар сынмаган.

Синең дәвам булып, без туганбыз –

Егерме өч онык дөньяга.

Ә шулай да, бабам, бабакаем,

Каберең калса да бик еракта,

Онытмабыз сине беркайчан без,

Син яшисең безнең йөрәктә.

Зәринә Мирсалихова, Мөслим районы, Мари Бүләр мәктәбе, 7нче сыйныф.


Теләк

Бабам бит сугышта булган,

Берлинга кадәр барган.

Туган илен, туган халкын

Дошманнардан саклаган.

 

Сугыш башланган көннәрдә

Бабам әле яшь булган.

Бөтен якты хыяллары

Өзелеп юкка чыккан.

 

Бабам инде бүген бик карт –

Урын өстендә ята.

Тынычлык яулап кайткан ул –

Хөрмәт көн саен арта.

 

Сугыш елларында халкым

Бик күп авырлык күргән.

Иле өчен, җиңү өчен

Утка һәм суга кергән.

 

Җиңүне халкым каршылый

Шатлык-сөенеч белән.

Шушы көнне күралмыйча

Бик күп сугышчы үлгән.

Сугыш беркемне җәлләми,

Сугыш – хәсрәт учагы.

Халкымда бүген бер теләк:

Сугыш булмасын тагы!

Дәлия Һидиятуллина, Чаллы шәһәре, 31нче мәктәп, 9Б сыйныфы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев