Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Аю качкан цирктан

Шәүкәт ГАЛИЕВ шигыре.

Аю качкан цирктан,

Аю чыккан иреккә!

Читлегенә бер типкән,

Урман ягына киткән.

Теләсәм – үрмәләрмен,

Теләсәм – тәгәрәрмен,

Теләсәм – үкерермен,

Теләсәм – тик йөрермен!

Аю кайткан урманга,

Рәхәтләнгән ул анда –

Эштән котылдым диеп,

Төп башларында биеп,

Иркенлеккә шатланып,

Ботакларга атланып,

Анда-монда тукталып,

Шактый йөргән буталып.

Тик урман тормышында

Нидер җитми шул монда…

Җирси аю, пошына.

Бик күңелсез аюга,

Кичен кояш баюга…

Җитми цирк утлары,

Җитми футбол туплары!

Кирәк аңа алкышлар –

Кулда кагынган кошлар…

Малайлар, кызлар җитми,

Яратып карау җитми,

Кыскасы… аңлау җитми!

Түзеп, чиккә җиткән, ди,

Черек төпкә типкән, ди:

Иректә дә цирксыз –

Ирекледән ирексез!

Аю качкан иректән –

Аю кайткан циркка!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев