Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Айга сәяхәт

Айтуган белән Җаббар исемле ике малайның Айга очуы турында Ринат Мәннанның шигъри әкияте.

            1
Чистай каласы
Искиткеч шәһәр,
Исләрең китәр,
Бер күрсәң әгәр!
Кама үренә
Менеп урнашкан,
Манаралары
Күкләргә ашкан!
Пароходлары
Торалар йөреп,
Шәһәргә гудок -
Сәламнәр биреп!
Монда кешеләр
Гөрләп яшиләр.
Барчасы тырыш,
Укый-эшлиләр.
Тик бер мәктәптә
Ике малай бар:
Берсе – Айтуган,
Ә берсе – Җаббар.
Май ахырында
Алып “өчле”ләр
Дүртенчегә дә
Алар күчтеләр.
Нигәме “өчле”?
Чөнки бит алар
Бер дә укырга...
Юк... яратмыйлар.
Ә туп тибәргә
Осталар алар,
Дәресләр исә
Читтә торалар.
Инде нишләргә?
Каникул озын:
Кама буеның
Комында кызын!
Су кереп уйна,
Йөзгәлә бераз.
Өч ай – күп түгел,
Өч ай җәй - бик аз... 
Иренмә генә,
Бик тиз уза ул:
Тәнең чыныксын,
Ныгысын мускул!
Юк, алай түгел,
Максатлар зурдан,
Уй-хыяллары
Бигрәкләр мулдан!
Мин аны сезгә
Әйтеп биримме,
Әллә соң үзем
Генә белимме?
Ләкин бу - зур сер,
Бер дә көлмәгез:
Сертотмас үрдәк
Була күрмәгез!
         2
Айлы бер кичтә
Болар утыра,
Үзара матур
Әңгәмә кора.
Җаббары әйтә:
- Син бит, Айтуган,
Бик сирәк кеше,
Син - Айда туган!
Зәп-зәңгәр күктә
Көмеш сыман Ай,
Туган ягыңны
Бер күрик, давай!
Ерак та түгел –
Син уйлап кара:
Өч йөз сиксән мең
Чакрымнар ара!
- Син нәрсә? Әллә
Саташасыңмы!
Айга баскыч юк,
Алдашасыңмы?
- Чын-чынлап әйтәм.
Безнең күршедә
Яши космонавт,
Әйтмә кешегә!
Һәр атна саен
Марска оча,
Әйтерсең, анда
Керә ул  мунча!
Үзе беләдер
Нигә очканын,
Ай аша уза
Юллары аның!
Безне ул анда
Төшереп калдырыр,
Кире кайтканда
Җиргә кайтарыр.
Ә иң мөһиме -
Тыңла әйбәтләп! -
Укытучы юк
Айда, юк мәктәп!
Айтуган башын
Уйланып, кашый,
Елмаеп куя:
- Бу миңа ошый!
            3
Менә космодром,
Бар нәрсә әзер.
Ошбу малайлар
“Космонавт” хәзер!
Утлар чыгарып
Ыргылды кораб,
Алла теләсә,
Булмаслар харап!
Курку-шомнардан
Юк бит бер файда,
Кичкә табарак 
Булырлар Айда!
Кинәт тәрәзә
Каты дерелди.
- Космик җисемнәр,
Курыкмагыз! – ди
Космонавт абый
Борылып артка:
- Миллиардтан да
Алар, - ди, - арта!
Бу – кечкенәсе...
Зурысы тисә,
Корабыңны ул
Пәке күк кисә!
Малайлар тынды,
Бераз өркетә...
Ирексездән, җан
Зурысын көтә!
Менә, “шап” итеп,
Безгә тия, дип...
Нигә очабыз
Моңа төялеп?
          4
Ай турында да
Сөйләп биримче.
Өр-яңа караш
Кызык, минемчә.
Галимнәр бик зур
Башкарганнар эш:
Безнең Аебыз -
Ясалма, имеш!
Тышлыгы калын,
Алты метр, ди.
Космик җисемнән
Озак зеңгелди.
Аңлыйсыңдыр, дим,
Зеңгелди шуннан -
Ясалган бит ул
Корыч-чуеннан!
Айның эченә
Син кереп кара:
Анда искиткеч
Зур тормыш бара!
Гигант шәһәрләр,
Электричкалар...
Ә биналары –
Мең катлы алар!
Анда бер көн дә
Булмый икән кыш:
Гел плюс 30,
Менә бу тормыш!
Бүген иртәннән
Бара киңәшмә,
Булсаң син анда
Каты сөйләшмә!
Айның Айбашы
Бик борчыла, ди:
Корабта ике
Малай оча, ди!
Болар икән, ди,
Начар укыйлар,
Алу-кушуны,
Хәтта, бутыйлар.
Бүлү-тапкырлау
Турында әйтмим.
Квадрат тамыр...
Бөтенләй ләм-мим!
Аларны ничек
Каршы алырга?
Сакчыларыбызга
Килер авырга!
Һәр бүрәнкәдә
Яши Ай Барс,
Алар мөлаем,
Кайчакта кырыс.
Бетмәсәләр, ди,
Аларга ошап,
Бетермәсеннәр
Аларны ашап!
         5
Утыра кораб
Ай өслегенә -
Бар нәрсә соры,
Бер төстә генә!
Боҗра таулар да,
Тигезлекләр дә...
Бар эре дә вак
Төрле эзләр дә.
- Кая барабыз,
Әйтче, Айтуган?
Безгә кадәрле
Монда кем булган?
“Айда беркем дә
Юк”, - дигән идек,
Без моңа катгый
Ышанып килдек.
...Шул вакыт кинәт
Зур сер ачыла:
Бер бүрәнкәдән
Ай Барс чыга!
Охшаган безнең
Юлбарысларга,
Тик туны – соры,
Таплары  – кара!
Чал мыеклары
Тора тырпаеп.
Күзе – зәп- зәңгәр! -
Карый акаеп...
Әкренләп кенә
Атлый башлады,
Иснәнеп килә,
Кыйгач кашлары.
Иснәнә килә -
Сулга борыла,
Тагын иснәнә -
Уңга борыла.
Ул малайларны
Үз аркасында
Илтеп җиткерә
Ай капкасына!
         6
Капка ачыла:
Зур гына ара.
Мылтыклар тотып
Сакчылар тора!
Ай Барс әйтә:
- Бу малайларны
Үзәккә озат,
Күрсеннәр  Айны!
Тышыннан түгел,
Эченә кереп! - 
Ди дә, күз кысып,
Җибәрә көлеп...
Безнең Айбашы
Аларны көтә.
Озак көттермик!  -
Кәефе китә...
Лифтка кереп,
Аска төшәләр,
“Выжт”  авазларын
Шәп ишетәләр.
Ун минуттан соң
Лифт туктала.
Ишек ачыла.
Алда – Башкала!
Мең дә йөз катлы
Биналар тора.
Моны беркайда
Күрмәссең – кара!
Көмеш трамвайлар
Йөри тын гына,
Тәгәрмәчләре
Гел алтын гына.
Абыйлар йөри
Ап-ак күлмәктән,
Апалар-кызлар
Озын итәктән.
Урам буенча
Үсә алмагач.
Кызыл алмада
Сайрый сандугач!
Алда зур бина -
Мәһабәт Сарай.
Анда - Айбашы,
Кулында – курай!
             7
- Йәгез, ”өчлеләр”,
Сөйләп бирегез:
Безгә ничекләр
Очып килдегез?
Айның Айбашы
Өстәл башында.
Карап утыра,
Тоткан башын да...
Әйбәт кешегә
Абзый охшаган,
Тик малайлардан
Калган пошаман.
Җаббар барын да
Аңлатып бирде,
Гүя каршында
Бабасы иде.
- Аңладым. Килү
Түгел тикмәгә...
Айбашы баса
Яшел төймәгә.
Бүлмәгә керә
Галстуклы зат.
- Мәктәпкә кадәр
Боларны озат.
Безнең мәктәпне
Барып күрсеннәр,
Шунда йөрсеннәр,
Барын күрсеннәр!
            8
Егерме катлы
Пыяла бина.
Мәктәптә укый
Малайлар гына.
Кызлар мәктәбе
Аерым тора...
Берсе берсеннән
Бер чакрым ара.
Сыйныфта тик ун
Укучы саны.
Бу төп кагыйдә!  -
Үтиләр аны.
Чөнки көн саен
Һәр укучы да
Тактага чыгып,
Укытучыга
Сөйләп бирергә
Тиеш өй эшен.
Булдыралмаса,
Сөйли – ни өчен? 
Бар да - формада,
Бар да – бертигез.
Киемен сайлар
Тулгач унсигез!
Бар бүлмәләрдә
Электрон такта,
Ачыла ул тик
Белем бар чакта!
Килсәң мәктәпкә
Әзерләнмичә,
Өйгә кайту юк
Хәзерләнмичә...
Боларны күреп,
Сагайды Җаббар,
Башларын иде,
Хет елап җибәр!
- Айтуган, кайтыйк
Без өебезгә,
Җирдә рәхәтрәк
Укырга безгә!
“Өч”ле билгесен
Мин онытырмын,
“Бишле”гә генә
Кайткач, укырмын!
-Мин дә бик риза,
Шулай итәрмен -
Әйбәт укучы
 Булып китәрмен!..
            9
Кап-кара күктә
Шәүлә күренде,
Малайлар кулы
Күккә үрелде.
- Бу безнең абый!
Хәзер туктатыр,
Һәм безне Җиргә
Кире апкайтыр!
- Бу – кораб түгел,
Бу – метеорит...
Ай-һай, нинди зур,
Айны җимерә бит!
Шул ук мизгелдә -
Коточкыч шартлау!
Ай калтыранды...
- Нишлибез? Абау!
Кайда син безнең
Космонавт абый? -
Җаббар дустына
Шомланып карый.
Тузан эчендә
Калдык ләбаса!
Ярый ул безне
Бүген табалса?!
Метеориттан
Юк бит бер файда,
Күпме ул ком-таш
Куптарды Айда!
Башта Җаббары
Елый башлады.
Колак соп-соры,
Борын, кашлары...
- Безне табалмас
Космонавт абый! -
Дип күзен сөртеп,
Айтуган елый.
Шул мәлдә кораб
Килеп утыра.
Ике дус малай
Кычкыра: - Ура!
Кереп утыргач,
Корабка ипләп,
Ишеген ныклап,
Куялар бикләп!
Айга хушлашып,
Малайлар дәртле
Болгый кулларын...
Җир дә сагынган
Качкын улларын.
...Чистаебызда
“Космонавтлар” бар:
Берсе – Айтуган,
Ә берсе – Җаббар.
Үсеп җиткәчтен,
Алып барырлар
Күп йолдызларга
Космик кораблар
Безнең батырлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев