Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Аяк асларында яфрак җыры...

Флера Шәрипова шигыре.

Йөрәкләргә җылы өрә кебек
Урманнарның кызыл учагы.
Аяк асларында яфрак җыры,
Агач очларында – көз чыңы!

Яңгыр җирне чапылдатып үбә,
Назлап сөя елга буйларын...
Ниләр сөйли икән шыбыр-шыбыр,
Белсәң иде яңгыр уйларын...

Әллә җырлый, әллә җылый урман,
Озатканда көзнең туйларын.
Сагыш булып алтын коелганда
Белсәң иде урман уйларын...

Көз моңнары... Виолончель көе,
Скрипкаларның сихри чыңнары!
Көзге тылсым, җанны өткән чакта,
Әкияткә урый чыннарны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев