Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Авылда

Шагыйрә Лилия Фәттахованың балалар өчен өр-яңа шигыре.

Лилия Фәттахованың балалар өчен башка шигырьләрен шәхси блогында укырга мөмкин.

Айзат – авыл баласы,
Айрат – шәһәр баласы.
Аегыз гына уртак шул, –
ди Айзатның бабасы.

Бабай әйткәч, хактыр шул,
Аермалар шактый шул.
Сөйләп китсәң барысын,
Тыңлый-тыңлый арырсың!

Хәлләр менә болайрак:
Авылга кайтты Айрат,
Каникулда бергәләп
Уйнарбыз, диеп уйлап.

Планшетына күчерде
Төрле-төрле уеннар
һәм рәхәтлек кичерде
«Җиңәм!» дигән уеннан.

Яңа уеннары белән
Мактанып та алды ул,
Тик Айзатның сүзләреннән
Тәмам өнсез калды ул:

«Китче әле, җәй көнен
Әллә шуңа көттем мин?
Планшет тотып утырганчы,
Ат янына киттем мин!»

Айзат атлар ярата.
Айрат шуңа шакката:
Аны күргәч, атлары да
Болынны яңгырата:

– Иһа-һай да ми-һа-һай,
Безнең дус килгән бугай.
– Эһе-һей, – ди Айзат та, –
Хәзер-хәзер ашатам!

Тәм-том суза учыннан,
Һай, наяннар очына!
Аннан атка атлана –
Оча ат, канатлана!

... Торды да карап-карап,
– Һи! – диеп куйды Айрат. –
Ә мин менә уенда
Җиңәм арысланны да!

Минем атлар – тимердән!
Алар Марстан килгән.
Тагын ике гаскәрем
Юлбарыс белән филдән!

Бот чабып көлде Айзат:
– Әкияттән чык, Айрат!
Арысланың анда калсын,
Җигеп ал әле бер ат!

– Пүчтәк ул! – диде Айрат, –
Инструкциясен аңлат.
Кайсы төймәсенә баскач,
Тыңларга тиеш бу ат?

– Авызлык, борынчакны
Кидерәсең дә җайлап,
Иярне беркетәсең –
Шул гына, – диде Айзат.

Һәм читкә китте көлеп:
– Вәт кәмит була, – диеп.

Кәмит чынлап та булды –
Айрат көлкегә калды.
– Иһа-һа! – дип өскә килгән
Ат күрде дә – егылды.

Мүкәләп торып чапты:
– Вируслы синең атың!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X