Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ап-ак карда йөрим...

Шәүкәт Галиевнең “Сиңа әйтер сүзем бар” китабыннан.

АП-АК КАРДА ЙӨРИМ
Иртән чыксам, күзләр камаша:
Мамык карлар җирне каплаган.
Җиңеләеп китәм, йөгерәм,
Сабый төсле көләм, шатланам.

Йомшак карны алып йомарлыйм:
«Бер уйныйсы иде кар атып!..»
Йомарлагым чөям еракка —
Бала чакка табан каратып...

Гашыйк булгангадыр тормышка,
Сөенәм мин юкка-барга да;
Кар шикелле ап-ак чәчәккә,
Чәчәк кебек ап-ак карга да.

Үз урынында матур кышлар да,
Кызыклары аның азмы соң?
Күзем камашырлык ак булып
Күз алдыма килә язмышым.

...Ап-ак карда йөрим, тышта шәп.
Яз киләсе булгач — кыш та шәп!
1960

ЯНЫП-КӨЯСЕМ КИЛӘ*
(Җыр)

Туйдырды пыскып яшәүләр,
Янып-көясем килә.
Янып-көясем килә лә,
«Бәгърем» диясем килә!
Сөеп, сөенеп үзеннән
Күз алалмаслык булсын,
Ияреп кителсен артыннан,
Һич калалмаслык булсын!
Төннәр буе йоклый алмый,
Керфек ормаслык булсын,
Ишекле-түрле йөрелсен,
Утырып тормаслык булсын.
Сагынылсын, саргаелсын,
Ашау үтмәслек булсын,
Мәхәббәтем аңлатырга
Сүзләр җитмәслек булсын!
1958

* Мирсәет Яруллин музыкасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???