Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Алдашу уены

Бер уен бар шаяннарга - «Алдашу» дип атала.

АЛДАШУ УЕНЫ

Бер уен бар шаяннарга -

«Алдашу» дип атала.

Кем остарак, кем кыскарак

Алдашса, шул мактала.

Менә сүзне башлап китте

Тел бистәсе Хәдичә:

- Безнең песи, - дигән булды,

Шикәр тешләп, чәй эчә.

Алдаштылар мактанышып,

Берсеннән-берсе узып,

Көлештеләр һәрбер сүзгә -

Барысына булды кызык.

Сырмалар да, чормалар да,

Тормалар да очтылар,

Журналлар да, торналар да,

Тырмалар да очтылар.

 

Аңа кушылып тагын да

Сүз куертты Миргазый:

- Безнең сыер тавык белән

Икәүләшеп җир казый.

Вил сөйләде кичә генә

Үз күзләре күргәнне:

Тракторлар кетәклектә

Печән ашап йөргәнне.

Ышандылар каргаларның

Айда яшәвенә дә,

Тракторның кетәклектә

Печән ашавына да.

Ни сөйләнсә, «дөрес» диеп,

Барсына инандылар -

Сер бирмим, дип, башкаларга,

Гел юри кыландылар.

- Мин әнигә гел булышам, -

Дигән иде Гөлсинә,

Ни өчендер бу сүзләргә

Ышанмады берсе дә.


БЕЗНЕҢ АВЫЛ

Рәсим рәсем ясаган -

Аска «Авыл» дип куйган.

Өндә түгел, төштә күрсәң,

Кычкырырсың куркудан.

Әллә нинди кош-җанварлар

Оча, чаба, мүкәли...

Шундый коточкыч урыннар

Безнең авыл микәнни?!

Әйтерсең лә урамнарда

Маймыллар йөреп тора,

Һәм һәрбер капка төбендә

Арыслан өреп тора.

Крокодилны эләктергән

Бер малайның кармагы,

Эштән кайтып бара кемдер,

Филне җигеп арбага.

Тал дигәне саксауллар,

Ә каргасы - попугай...

Рәсим, рәсем ясаганда,

Нидер бутаган бугай.

Бутаган шул, бутаган ул -

Төсләр алай табылмый:

Джунгли, матур булса да,

Алыштырмый авылны.

Кадерле безгә туган як -

Безгә шунда яшисе.

Күңелгә якын һәммәсе:

Аты, эте, мәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев