Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Зур сөенеч

Мин туган телемне бик яратам, аның белән горурланам. Шуңа күрә аның серләренә төшенергә, күбрәк белергә омтылам.

Узган уку елында, башлангыч класста гына укуыма карамастан, мин татар теле буенча олимпиаданың муниципаль этабында да, республикада да җиңүче булдым. Быел “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның 5нче сыйныфында белем алам.

Иң зур хыялларымның берсе - татар теле фәне буенча җиңүче булу. Шуңа күрә укытучым Чулпан Рәмзил кызы белән даими рәвештә әзерлек эшләре алып бардык. Тырышканнарыбыз бушка китмәде: муниципаль этапта җиңүче булып, республика этабына чакыру алдым.

Бик дулкынланып көттем мин ул көнне: ничек тә җиңәсем, укытучымны, әти-әниемне куандырасым килде. Менә, ниһаять, без юлда. Автобуста утырып баручы 40 баланың да уй-теләкләре җиңү булгандыр. Алты сәгатьлек юлдан соң, Казанга барып урнаштык та, кулларыбызга кабаттан китаплар алдык. Тизрәк таң аттырасы, кулга биремнәрне аласы, белемнәрне сынап карыйсы килү теләге бик көчле иде. Белгәннәребезне эшкә җигеп, дүрт сәгать дәвамында олимпиада биремнәрен үтәдек.

Кичен безне “Караш” төркеме белән очрашу көтеп торган икән. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды ул.

Менә эшләрнең нәтиҗәләрен көтәбез. Барыбыз да дулкынланабыз, уйланабыз. Төнге сәгатьләр булуына карамастан, берәүнең дә күзенә йокы керми...

Ниһаять, дулкынландыргыч, мәңге онытылмаслык бүләкләү минутлары. Мин кабат сәхнәдә кулыма җиңүче дипломы тотып басып торам. Ә йөземдә - шатлыклы елмаю. Безнең районнан баручы тагын 18 укучы хөрмәтләнде ул көнне.

Мин әлеге уңышларым өчен укытучыларым Чулпан Рәмзил кызына, Зөлфирә Фазлетдин кызына, Рәмилә Мехәмәтнур кызына, әлбәттә, яраткан әти-әниемә чиксез рәхмәтле. Дусларымның да хыяллары чынга ашуын телим.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 5нче сыйныф укучысы Шакирова Лиана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев