Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Зәрә боткасы дөньяда иң тәмле боткаларның берсе!

Бәйрәм кайтавазы дисәк тә була инде бу фотоларны. Кукмара районы Ташлы-Елга авылыннан җибәрделәр аларны безгә.

Карадык та, сокландык – өлкәннәр-балалар бергә Зәрә бәйрәменә җыелганнар бит. Матур йола ул! Башта авыл буйлап ярма җыялар, аннары табигатькә чыгып, ботка пешерәләр, үзләре сыйлангач, тәмле ботканы бөтен авылга тараталар. Зәрә боткасы дөньяда иң тәмле боткаларның берсе! Анда нинди генә ярма юк бит!


Зәрә боткасы — татар халкының милли бәйрәме.

Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган татар халык йоласы. Элек сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ зәрә боткасы” пешергәннәр. Бала-чага билгеләнгән бер көнне өйдән-өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азык-төлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр:

Карга әйтә: кар, кар,

Туем җитте, барр, барр,

Ярма, күкәй алып бар,

Сый, маеңны салып бар.

Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Ул тауны “ зәрә тау башы” дип йөрткәннәр. Олысы – кечесе зәрә боткасы белән сыйланган. Сыйлангач, төрле уеннар уйный торган булганнар.

Кайбер авылларда ботка пешермәгәннәр, ләкин сабантуй алдыннан балалар басуга чыга торган булганнар. Алар анда салам яндырып такмаза әйтә торган булганнар.

Дәр, дәр, дәрәгә

Иртә пешкән боткага,

Соңга калган шурпага...

Авыл халкы: “ Дәрә кычкырдылар инде сабантуй башлана”, - ди торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев