Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Журналист буласың килсә...

Арчадан Азалия Сабитова “Россия ислам университеты” оештырган “Журналист буласым килә” бәйгесендә катнашкан. Үзенең кичерешләре һәм уңышлары турында безгә хәбәр юллады Азалия.

“Хәерле иртә”, “Рәхим итегез”, “Арчаларны без бигрәк тә яратабыз”, “Безнең университет Арча студентларына бай”...

Әйе әлеге иртәбез бераз үзгәрәк булды, ул күңелләрне эретерлек җылы сүзләр белән башланып китте. Ә күтәренке кәефнең шаһите – “Россия ислам университеты” оештырган “Журналист буласым килә” бәйгесе. Әлеге матур чарада инде икенче ел бергә булу бәхете “Нур” Арча балалар телерадиостудиясенең яшь журналистларына да татыды.

Региональ бәйгедә укучыларыбызның эшләре иң-иңнәреннән саналу алар өчен дә, районыбыз өчен дә зур горурлык иде. Катнашучылар саны да хәйран булган, бу елны жюри әгъзалары 300 эш кабул итеп алган.

“Әлеге бәйгенең катнашучылары елдан-ел арту - безнең өчен зур сөенеч. Үзе региональ конкурс диеп аталса да, Казахстан, Башкортстан, Чувашия төбәкләренән дә катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Таҗлы вирус аркасында аларны биредә күрә алмавыбыз гына кызганыч” – диеп сөйләде проектка нигез салучы Гыйльманова Айгөл Нургаян кызы.

Бәйрәм кичәсе әле аның белән генә тәмамланмады, барлык катнашучыларга да квест биреме тәкъдим ителде. Аның шартлары буенча “Россия ислам университеты” студентлары яшь журналистларга мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр. Квестта катнашучылар, «Story Telling», мультимедия, контент ясау; фотография, видео серләренә төшенү; SMM өлкәләрендә үзләрен сынап карадылар.

Әлеге бәйгеләрнең милләтебез, республикабыз өчен әһәмияте бик зур, ул дөрес киләчәгебезне булдыруда зур роль уйный. Иҗат сөючеләргә илһам чыганагы булып хезмәт итә. Камилләшергә, үз өстеңдә эшләргә өнди, сәләтеңне ачарга булыша.

Азалия Сабитова, Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев