Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Заманча буын» проекты

Чаллы шәһәренең 87 нче “Көлбикә” балалар бакчасында кече яшьтәге балаларны шөгыльләргә чакыру матур бер традициягә әйләнде.

Бу эшнең уңай нәтиҗәсен күреп, «Заманча буын» исемле проект эшләргә уйладык. Монда инде кече яшьтәге бала гына түгел, ә аның әти-әниләренә дә катнашырга мөмкинлек туды. Бакчага теге яки бу сәбәп белән йөрмәүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә зур мөмкинлекләр ачылды.

Бу эшне бакчабызның мөдире һәм өлкән тәрбиячесе педагог-психолог, физкультура инструкторы, музыка җитәкчесе белән берлектә алып баралар. Әлбәттә, бу чарадан татар теленә өйрәтүче тәрбияче дә читтә калмый.

Проектның төп максаты - балага һәм аның әти-әнисенә комплекслы (һәртөрле) ярдәм күрсәтү өчен уңайлыклар тудыру булса, төп нәтиҗәсе итеп баланың өлкәннәр белән аралашуда активлыгын үстерү генә түгел, балалар бакчасына ияләшү процессын җинеләйтү дә тора.

Проектны 3 этапта башкарырга уйладык.

1 этапта әзерлек эшләре: белдерүләр, әти-әниләрдән сораштыру (анкета) үткәрү, педагоглар белән максат-бурычларны билгеләү, махсус бүлмә барлау, аны жиһазлау кебек оештыру эшләре булды.

2 этапта брошюра-буклетлар, әти-әниләр өчен киңәшләр әзерләү, семинар, түгәрәк өстәл, практик шөгыльләр, квест-уен, балалар өчен төрле темаларга кызыклы бәйрәмнәр кебек төрле чаралар үткәрелде. 3 этапта проектны тәкъдим итү, башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясау һәм бу тәҗрибәне башка педагоглар һәм әти-әниләр белән бүлешү-уртаклашу тора.

«Заманча буын» проекты бакча җитәкчелегенең һәм педагогларның бердәм эш нәтиҗәсе дип әйтергә була. Проектның эчтәлеге белән тулырак бакчабызның сайтында танышырга мөмкин. Үзебезгә килсәгез дә була, рәхим итегез!


 Чаллы шәһәренең 87 нче “Көлбикә” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлфия Гасыймова, өлкән тәрбияче Снежанна Иликбаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев