Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Юл йөрү кагыйдәләре белән әкиятләр иленә сәяхәт

Хәзерге ыгы-зыгылы тормышта югалып калмас, бәлагә тарымас өчен бик күп белергә, игътибарлы булырга кирәк. Әзерлекне никадәр иртәрәк башласаң, шулкадәр яхшырак буласын һәрберебез аңлый.

“Тылсым” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә аеруча игътибар ителә. Һәр төркемдә ел буена төрле шөгыльләр алып барыла, кагыйдәләр өйрәтелә.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Акакиева Ландыш Әхтәм кызы үткәргән “Юл йөрү кагыйдәләре белән әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән чара бик эчтәлекле, уңышлы булды. Төп герой итеп балаларга бик кызыклы, мавыктыргыч булган Кыш бабай персонажы отышлы сайланган.

Яңа ел якынлашуын минутлар санап көткән чакта, бәйрәм бизәге - Кыш бабай белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү балаларга бик ошады. Светофор турында белемнәрен җыр-бию аша, утлары янып-сүнеп торучы җиһаз ярдәмендә ныгыттылар. Кулларына таяк тотып, муеннарына сыбызгы асып, инспектор киемнәрен кигән балалар үзләрен бик кыю тоттылар. Ялгышып кына җәй көне шәһәргә килеп чыккан Кыш бабайга юл тамгаларын күрсәтеп, нәрсә аңлатуын сөйләделәр, аннан соң балалар янына чакырып, төрле мәсьәләләр чиштеләр, табышмакларга җавап эзләделәр. Рәхмәт йөзеннән капчыгыннан алып өләшкән күчтәнәчләргә бик шатландылар.

Чараның махсус кунагы ЮХИДИ җитәкчесе Лена Музаят кызы Фазлыева балалар һәм тәрбиячеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Балаларга бүләккә китаплар, “Хоккей” өстәл уены тапшырды.

Балаларның алган белемнәре киләчәктә тагын да тирәнәеп, юлларда имин йөрергә ярдәм итсен иде. Чараны оештыручы тәрбияче Ландыш Әхтәм кызына, музыка тәрбиячесе Сиринә Муллаян кызына, бию тәрбиячесе Гөлнур Наил кызына, кече тәрбияче Ләйсән Сирин кызына иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын.

Альфира Шакирова, Актаныш районы “Тылсым” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев