Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Ышаныч телефоны» – авыр вакытта ярдәм

Ышаныч телефонына теләсә нинди кызыксындырган сораулар буенча шалтыратып була.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта бик күп файдалы һәм кызыклы тәрбия чаралары үткәрелә. «Марафон доверия» бөтенроссия акциясе кысаларында безнең сыйныфта педагог-психолог Мингалимова Лилия Вазиховна «Балалар өчен ышаныч телефоны» темасына класс сәгате оештырды. Безгә бу темага социаль ролик күрсәттеләр. Бу роликтан без ышаныч телефонының тәүлек буе эшләвен, теләсә кайсы оператордан бушлай шалтыратырга мөмкин булуын белдек. Ә шалтыраткач, синең исемең ничек, кайда укыйсың һәм яшисең дип әйтү мәҗбүри түгел. Синең шалтыратуга квалификацияле белгеч җавап бирәчәк. Ышаныч телефонына теләсә нинди кызыксындырган сораулар буенча шалтыратып була: катлаулы ситуациягә очрасаң, мәктәптә (урамда, өйдә) рәнҗетсәләр, дустың белән талашсаң, мәктәптә, өйдә башка төрле аңлашылмаучанлыклар чыкса яисә киләчәктә нинди һөнәр сайларга белмәсән — боларның барысын да ышаныч телефонында хәл итергә ярдәм итәчәкләр.

Аннары без минем сыйныфташларым белән тормышта нинди кыенлыкларга очраулары турында фикер алыштык. Безгә күбебезгә таныш нинди дә булса уртак проблеманы алырга тәкъдим иттеләр. Без такта янында җавап бирү темасын алдык. Лилия Вазиховны мине шалтыратырга һәм телефонны барлык сыйныфташларыма да ишетелерлек итеп зур тавышка куерга сорады. Мин бераз дулкынландым, чөнки әлеге телефонга беренче шалтыратуым иде. Миңа ир кеше җавап бирде. Мин үзем белән таныштырасым иде, ләкин миңа ул мәҗбүри түгел диделәр. Белгеч мине игътибар белән тыңлады. Аннан миннән «Ничек укыйсың? Кайсы моментта мин борчылам? Такта янында җавап биргәндә минем кичерешләр нинди?» кебек сораулар бирде.

Ул миңа түбәндәге киңәшләрне бирде: дәрестән соң калып укытучы белән сөйләшергә. Аңа өйдә әйбәтләп кабатлавым, ләкин дулкынлану аркасында күбесен онытуым турында әйтергә киңәш итте. Дәрестә җавап бирү алдыннан сулау күнегүләрен эшләргә тәкъдим итте. Алар тынычланырга ярдәм итә диде. Кешеләр алдында сөйләр алдыннан өйдә көзге алдында шөгыльләнергә, видеоязмалар ясап, аларны карарга, хаталарны күрергә киңәш итте. Шулай итеп миңа ышаныч телефонына шалтыратып, белегечләрдән киңәшләр алу ошады. Бу — сыйныф сәгатендә репетиция булса да, әлеге телефонның чыннан эшләвен күрдек! Монда сине һәрвакыт тыңларлар, аңларлар һәм ярдәм итәрләр!

Мөхәмәтдинов Зөфәр, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 6"А" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев