Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Йөрәкләрдә һәм китапларда – сугыш турында хәтер»

8нче балалар китапханәсе 21 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары белән һәрдаим очрашып тора. Чираттагы очрашуыбыз «200 минут уку: Сталинградка багышлана» дип исемләнгән V Бөтенроссия акция кысаларында узды.

Патриотик сәгатъ «Йөрәкләрдә һәм китапларда – сугыш турында хәтер» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Чара китапханәчеләр тарафыннан махсус әзерләнгән «Сталинград чиге» дигән презентация белән үрелеп барды. Балалар зур игътибар белән Марк Ефетовның кечкенә Светалана турында язылган «Сталинградтан кыз» повестеннән өзек тыңладылар. Әдәби образга анализ бирделәр, ә аннан соң повесть турында үз фикерләрен әйттеләр. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.

Яр Чаллы, Ләйсән Хәертдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев