Реклама
Чаллыда «XXI гасыр йолдызчыклары» бәйгесенең финалы булды.
Традицион бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша. Җырлау, бию һәм нәфис сүз номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтәләр алар. Һәр балалар бакчасыннан – бер чыгыш. Бәйге барлыгы өч этапта үткәрелеп, иң-иңнәр 28 ноябрь көнне ярышты.
Чаллының «Бәхетле балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әлеге бәйгедә ике ел рәттән бию белән катнаша. Узган ел җиңүче булганнар. Быелгы чыгышлары да бик кызыклы. Сабыйлар «Болытлар» биюен башкардылар.
Лилия СИРАЕВА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз