Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Йолдыз апа бездә кунакта

Кукмара районы Туембаш авылы китапханәсендә танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова белән очрашу булды. Бу очрашуны балалар көтеп алдылар.

Кичәдә алар Йолдыз апаның шигырьләрен сөйләделәр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Шагыйрәнең дә үз шигырьләрен сөйләвен бик яратып тыңладылар. Йолдыз апа үзенең балачагы, ничек шигырьләр яза башлавы турында да сөйләде, кызыксындырган сорауларыбызга җавап бирде.

Йолдыз Шәрәпова балалар өчен дистәләгән китап авторы. Шагыйрәнең  һәрбер шигыре балаларны тәрбияли, алар күңеленә әхлаклылык, шәфкатьлелек орлыклары сала. Яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек, өлкәннәргә карата хөрмәт, кечкенәләргә шәфкатьле булу, гаиләңне ярату,  рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрне балаларга аңлаешлы һәм гади итеп аңлатып бирә.

Ул балаларның эчке дөньясын тоемлап, аларны аңлап-сизеп, үз күңеле аша үткәреп яза шигырьләрен. Аның нәни геройлары тапкыр да, шаян да, шул ук вакытта моңсу да.

Кичә ахырында Йолдыз апа балаларга истәлек итеп үзенең китапларын  һәм Сабантуй журналын бүләк итте. Бу күңелле очрашу истә калырлык булды. Йолдыз Шәрәповага сәламәтлек, уңышлар, иҗатының гөрләп чәчәк атуын телибез, берсеннән-берсе матур эчтәлекле китаплар, яңа очрашулар көтеп калабыз.

Шушы матур очрашу кичәсен оештырган китапханәче Фәнүзә Мансур кызына зур рәхмәт.


Туембаш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Гиниятуллина Эльмира.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев