Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Йокысыз төннәр бушка китмәде...

«Хәзер миндә журналистикага бөтенләй  үзгә караш!» дип яза Азалия Сабитова «Алтын каләм»дә булып кайтканнан соң.

Ташып торган амбиция, меңләгән уй-фикер, күп өметләр баглаган хыял. “Алтын Каләм” фестивале әлеге төшенчәләрнең тормышымда нинди зур әһәмияткә ия булганына ышандырды. Мин язам, мин тырышам, иҗат итәм һәм моны күрәләр. Димәк, тырышлык бушка китмәгән, тынмыйча иҗат итәргә генә кирәк. Нигә мондый фикергә килдемме?
Быел да «Алтын Каләм» дә катнашырга насыйп булды. Үз көчемне татар язма журналистикасы юнәлешендә сынадым. Узган ел да биредә булгач, ияләшергә күпкә җайлырак булды. Күп вакыт аралыгында әзерләнеп, бу атнада имтихан тоттым. 
Очрашулар, мастер-класслар, пресс-конференцияләр дә еш булып торды. Танылган шәхесләр, остазлар белән күрешү бәхетенә ирештем. Аларның  тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашулары, биргән киңәшләре киләчәктә дә безгә кирәк булыр диеп ышанам. 
«Алтын Каләм»  мине үз максатларыма тугры калырга, югалып калмаска, хыялланудан туктамаска өйрәтте. Йокысыз төннәр дә нәтиҗәле булды, хәтта, ә иң мөһиме – хәзер миндә журналистикага бөтенләй  үзгә караш!

Азалия Сабитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев