Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әйлән-бәйлән, уеннар һәм концерт: Түбән Камада Раштуа бәйрәме узды

Урамдагы кешеләрнең берсе дә диярлек мондый якты бәйрәм яныннан катнашмыйча үтеп китә алмады.

Түбән Камада елдагыча Раштуа бәйрәме үткәрелде. Быел алар беренче тапкыр яңа форматта – халык иҗаты йорты янындагы мәйданчыкта булды. Анда әйлән-бәйлән, бәйрәм оештырылды. Дистәләгән олылар һәм балалар, кулга-кул тотынып рус халык уеннарын уйнадылар, җырлар җырлап, күңел ачтылар.

Традиция буенча ел саен үткәрелә торган шәһәр бәйрәмендә Түбән Кама районының Благодатное авылында яшәүче артистлар һәм китапханәчеләр дә катнашты. Бәйрәм костюмнарында алар Раштуа колядкаларының күренешләрен күрсәттеләр. «Родные напевы» фольклор ансамбле җитәкчесе Валентина Вилкова электән килгән йолалар турында сөйләде.

Коробейница костюмы кигән китапханәчеләр раштуа бәйрәме турында сораулар биреп, баллы күчтәнәчләр өләшеп йөрделәр. Тамашачылар уңай һәм яхшы кәеф белән таралыштылар. Урамдагы кешеләрнең берсе дә диярлек мондый якты бәйрәм яныннан катнашмыйча үтеп китә алмады. Халык күңел ачуларыннан соң ДНТ каршында Раштуа концерты башланды. Гадәттәгечә, Түбән Каманың барлык фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады.

Резидә Вәлиева Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев