Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәйге чәчәкләрне искә төшереп…

Чаллы шәһәренең 116нчы “Фиалка” балалар бакчасында җәй буе «чәчәкләр» проекты эшләгән.

Җәй - матур ел фасылы. Без 4 яшьлек балаларыбыз белән бергә җәй көннәрен үзебез өчен файдалы итеп үткәрергә булдык. Җәй буе без «чәчәкләр» проекты өстендә эшләдек. Безгә балаларыбызның әти-әниләре актив ярдәм күрсәттеләр. Әтиләр чәчәк түтәлләре казыдылар. Әниләр орлык чәчтеләр, чәчәк үсентекләре: петуния, пионнар, лалә чәчәкләре, ромашкалар утырттылар. Көн саен без чәчәкләребезне карадык һәм хезмәт нәтиҗәләренә куандык.

Төркемдә без бүлмә үсемлекләр турында кайгырттык. Алар безнең төркемдә ел әйләнәсендә чәчәк ата.

Чәчәкләрнең үсешен балалар үз түтәлләрендә генә түгел, ә балалар бакчасының бөтен территориясендә дә күзәттеләр. Чәчәкләр һәркайда, урамда, йортларда үсә. Кайберләре бездән карау таләп итә, кайберләре үзләре үсәләр. Алар безне сөендерделәр, аларның ароматлары безгә бик күңелле булды. Балалар чәчәк атамаларын истә калдырдылар һәм ата-аналар белән үз белемнәре белән уртаклаштылар.

Балалар әти-әниләре ярдәме белән безнең табигать почмагын плакатлар, китаплар һәм чәчәкләр иллюстрацияләре белән тулыландырдылар. Шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, күргәзмә өчен рәсем ясадылар, чәчәкләр гербариен җыйдылар, болынга, бакчада, урманда үскән чәчәкләр турында презентация әзерләделәр.

Әлеге проект өстендә эшләгәндә, балалар тагын бер кат үз экспериментларын тикшерә һәм күзәтә алдылар, шуның белән үсемлекләр кеше өчен һәм әйләнә-тирә дөнья өчен бик мөһим булуын тагын бер кат расладылар.

"Үсемлекләр кешеләргә охшаган, аларга шулай ук нормаль үсеш өчен яктылык, җылылык, су кирәк. Балалар, чәчәкләрнең матурлыгын күреп, яхшылыкка өйрәнделәр, ешрак елмайдылар. Без чәчәкләрне сакларга, аларны карарга, клумбаларга су сибәргә, яңа чәчәкләр утыртырга тиеш, чәчәк бәйләмнәре өчен аларны өзмәскә кирәклеген аңладылар. Кешеләр матурлыкка сокланырга тиеш.

Чаллы шәһәренең 116нчы “Фиалка” балалар бакчасы тәрбиячеләре Люция Хәлиуллина һәм Лариса Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фиалка балалар бакчасы