Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәйгә планнарың булмаса - лагерьга бар!

Әгәр дә инде синең җәйгә бөтенләй планнарың булмаса, мин сиңа берәр лагерьга барырга тәкъдим итәм.

Мәсәлән, «Сәләт»кә. Син ачык кеше булмасаң да, анда бик тиз ияләшәчәксең. Бер баргач, тагын барасы киләчәк.

Тиздән «ARTS bilər forum» башланачак. Бик күп сәләтле балалар анда җыелачак. Җыр, бию һәм, иң мөһиме, театр белән шөгыльләнүчеләр «Сәләт»кә бәйгедә катнашырга киләчәкләр. Безнең «Өмет» балалар театр төркеме бу елны да Биләргә көч сынашырга барачак. Безнең коллектив әле 2019 елда гына 1нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.

Әгәр лагерьга барасың килмәсә, пейзажлар төшер. Без 21 гасырда яшибез, синең дә идеялар ташып торадыр дип уйлыйм. Бигрәк тә кояш баюын, чыгуын төшереп матур кадрлар ясап була. Җәйләрең күңелле үтсен, дустым!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев